Күз курка – кул эшли
Бу атнада Варклед-Бодья авылыннан ерак түгел табигатьнең иң матур урынында грант акчаларына төзекләндерелгән “Миклай ошмес” чишмәсен ачу уңаеннан бик матур бәйрәм узды.
“Ошмес” сүзенең удмуртчадан тәрҗемәсе – “чишмә”. Чишмәгә “Миклай ошмес” атамасы әле узган гасырда ук әлеге чишмәне табып тәртипкә китергән Николай Иванов хөрмәтенә бирелгән. 1976 елда биредә колхоз умартачылыгы барлыкка килгән һәм аның белән Николай Кузьмич җитәкчелек иткән.
– Бик тә киң күңелле, юмарт кеше иде ул. Беренче балны суыртканнан соң без – балаларны умарталыкка чакыра, ә без тизрәк йөгерә идек. Бал кортлары чаккан вакытлар да булды. Әмма бу көн безнең өчен чын бәйрәм булып истә калган, – дип балачак хатирәләрен яңарттылар Варкләд-Бодьяның данлыклы “Инвис” ансамбле өлкәннәре.
Умартачылык урнашканда әлеге чишмә булмый инде. Тирә-якта су юклыкка аптырап, Кузьмич юеш урынны күреп алып казып карый. Менә шуннан чишмә кабат ургыла башлый. Кайчандыр бөтен тирә-якны су белән тәэмин иткән чишмә өчен әнә шул көннән икенче тормыш башлана.
– Безнең тирә-якта чишмәләр күп булган, – дип сөйли Рюрик Кириллов. – Авылның икенче башында Митран ошмес дип аталган чишмә ага.
Авылдашларыбызның йортларына беренче су да әлеге чишмәдән уздырылган.
Суүткәргеч төзелү белән күп кенә чишмәләр юкка чыга. Әмма Митран ошмес һәм Миклай ошмеска кешеләр эзләрен суытмыйлар. Әлеге чишмәләргә кыш көне дә сукмак салына.
Рюрик үзе дә Миклай ошмеска йөрергә яратам, ди. Кышын сукмак салган, чишмә тирәсен төзекләндергән чаклары да күп булган. Әмма аны ныклап ремонтлау, тирә-ягын тәртипкә китерү өчен байтак кына акча кирәклеге көнүзәк мәсьәләгә әйләнгән.
Грант акчалары ярдәмендә чишмәне төзекләндерү эшенә варкләд-бодьялылар бергәләп тотыналар. Ә проектны төзүгә авыл китапханәчесе Любовь Михайлова да зур тырышлык куя.
Әле бер ай элек кенә биредә “кара урман” булган. Әмма “күз курка – кул эшли“ дип юкка гына әйтмиләр. Авыл халкы иртә таңнан караңгыга кадәр эшли, өмәләр дә еш оештыралар. Гаиләләр белән дә, хезмәттәшләр белән дә йөриләр. Кемнең буш вакыты бар, шул килә. Изге эштән авыл хезмәтчәннәре дә, укучылар да, студентлар да, өлкәннәр дә читтә калмый. Алтын куллы Олег Михайлов, бертуган Виктор һәм Андрей Матвеевлар аеруча күп көч куялар. Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов бәйрәмдә аларга Грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
– Намуслы хезмәтегез, изге эшкә вакыт һәм тырышлык сарыф иткәнегез, иң мөһиме, нәтиҗәсе яхшы булган өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз, – диде Рөстәм Әмирович.
Хәзер бу тирәне танырлык түгел. Яңа кое төзегәннәр, янәшәсендә – зур беседка. Анда рәхәтләнеп утырып чишмә челтерәвен тыңларга, табигать белән хозурланырга мөмкин. Чишмәгә төшү өчен тимер баскычлар урнаштырылган. Өскә тагын бер беседка куелган.
Бәйрәм көнне чишмә тирәсендәге болында көзге нигъмәтләрдән әзерләнгән композицияләр күргәзмәсе дә урын алган иде. Самавырларда хуш исле чәй кайнады. Ике казанда итле ботка пеште. Кояшлы көн, агачларның матурлыгы бәйрәмгә үзгә яшь өстәде.
Ә сәхнәдә бәйрәм кызганнан-кыза барды. Күрше Сарсак-Омгадан килгән “Зарни сизьыл” халык ансамбле иң матур теләкләрен җиткерде. Аларга Варкләд-Бодьяның милли киемле яшь сәхнә осталары җыр-биюләр белән кушылдылар.
Бу көнне Көчек мәктәбенең югары сыйныф укучылары уздырган “Җиңү урманы” акциясендә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Рөстәм Нурмөхәммәтов һәм башкалар да бик теләп катнаштылар. Сүз уңаеннан: Ришат Тимерович чишмәне төзекләндерү эшен башыннан ахырына кадәр ныклы контролендә тотты.
– Киләчәктә биредә “Гырон быдтон” республика бәйрәме дә тиешле дәрәҗәдә узачагына ышанабыз. Тырыш, хезмәт сөючән варкләд-бодьялалыр булдырмаган эш юк, – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Ә Миклай ошмес янындагы бәйрәм кичкә кадәр дәвам ите. Бу көнне бик күп авылдашларын искә алдылар, хатирәләрне яңарттылар варкләд-бодьялылар. Бәйрәмдә Николай Кузьмичның сеңлесе Пелагея Кузьминична да катнашты. Һәркем рәхәтләнеп күңел ачты һәм, әлбәттә, кабат торызылгын чишмәнең тәмле суыннан азыз итте.
Е.Самсонова фотосы
Нет комментариев