Варкләд-Бодьяда “Бәхетле пилмән” бәйге-фестивале узды
Район тормышы

Варкләд-Бодьяда “Бәхетле пилмән” бәйге-фестивале узды

Әлеге чараны уздыру – матур традиция

Варкләд-Бодья клубында үткән “Бәхетле пилмән” бәйге-фестивалендә Варкләд-Бодья, Көчек, Сарсак-Омга, Иж-Бубый командалары катнаштылар.

Тизлекне, җитезлекне, осталыкны, уңганлыкны сынаучы бәйгеләрдә катнаштылар. Ханымнар камыр басып пилмән ясадылар, иттарткычны сүтеп җыйдылар, эстафетада ярыштылар. Чара күңелле җыр-биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан мул табын артында тәмле пилмәннәрне авыз иттеләр.

Беренче урынны Варкләд-Бодья командасы алды.


Нет комментариев