Быел уңыш бигрәк тә күп булган
Шушы көннәрдә Уразайда яшәүче Фаиз–Фирдания Тимуршиннар кабак уңышын җыйганнар. “Базыбыз тулды“, – дип елмая Фирдания апа.
Алар әлеге яшелчәне кыш буе сыер, бозауларга ашаталар. Уңган хуҗабикә якыннарын кабак бәлеше белән дә сыйларга ярата.
– Кайнатмасын да ясыйм, согы да бик тәмле була, – ди ул.
Кабак үстерү авыр түгел, дип тә өсти хуҗабикә. Бер тапкыр чүбен утыйбыз да – эш бетте. Су сипкәнебез юк, ди.
Нет комментариев