Әзерлек эшләре дәвам итә
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елга күчерелсә дә, әлеге мөһим чарага әзерлек эшләре дәвам итә.
Аның барышында, иң беренче чиратта, урам исемнәрен, йорт һәм фатир номерларын тәртипкә китерү мөһим. Торак фондыннан техник файдалану кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә исемсез урамнар һәм тыкрыклар булырга тиеш түгел. Барлык почмак йортларда да урам исемнәре язылган аншлаглар эленә. Йортлардагы номер билгеләре торак фондны техник яктан файдалануның барлык кагыйдәләре һәм нормаларына нигезләнеп, так һәм җөп саннарны дөрес итеп күрсәткән хәлдә беркетелергә тиеш.
Сүз уңаеннан: аншлаглар һәм номер билгеләренең үрнәкләре “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитетында бар. Белешмәләр өчен телефон: 22955.
Күпфатирлы йортларда аншлаглар түбәндәгечә урнаштырыла:
- йортларның фасадларында урам, тыкрык исемнәре эленә;
- подъезд номерлары, әлеге подъезддагы фатир номерлары подъездга керү уңаенда урнаштырыла. Аларның бертөрле булуы мөһим;
- фатир номерлары һәр фатир ишегенә куела.
Номер билгеләре йортның сул ягына (юл ягыннан караганда) җирдән 2,5-3,5 метр биеклектә, бина почмагыннан 1,5 метрга кадәр ераклыкта куела. Гадәти билгенең биеклеге – 25-30, зурысыныкы – 30-35 сантиметр.
Барлык административ биналарда да номер билгеләре булырга тиеш.
Күпкатлы йортлардагы номерларның булуы, дөрес урнаштырылуы өчен идарәче компанияләр, биналардагылары өчен аларда урнашкан оешма җитәкчеләре, шәхси йортлар өчен хуҗалары җаваплы.
Әлфия ТИМКИНА,
статистика бүлеге начальнигы.
Нет комментариев