ТРда, шул исәптән Әгерҗедә, социаль хезмәт күрсәтү һәм хастаханә биналарын ремонтлауга 183 млн сум акча сарыф ителәчәк
Район тормышы

ТРда, шул исәптән Әгерҗедә, социаль хезмәт күрсәтү һәм хастаханә биналарын ремонтлауга 183 млн сум акча сарыф ителәчәк

Мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган

Татарстанда 47 медицина учреждениесе һәм социаль хезмәт күрсәтү объекты 183 млн сумга ремонтланачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Төзелеш-монтаж һәм капиталь ремонт буенча башка эшләр. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе "ТР Главинвестстрой" ДКУ заказчысы объектлары буенча 183 074 122 сум тәшкил итә", - дип хәбәр ителә документларда.  

Капремонт Казан, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Татар Суыксуы, Иске Шәймурзино авылларында һәм Исансупово авылында узачак.  Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә түбә төзекләндереләчәк, ә республиканың 30 балалар медицина учреждениесендә ана һәм бала бүлмәләре булдырылачак.  

"Ремонт эшләре әле башланмаган. Яңа бүлмә регистратура янында булачак. Анда әнинең балага памперсын алыштырырга яки ашатырга мөмкинлеге булачак. Элек бездә мондый бүлмә юк иде", - диләр Яшел Үзән үзәк хастаханәсе балалар поликлиникасында.

Төзелеш эшләре ТР бюджетыннан финансланачак, дип яза Татар-финорм.


Нет комментариев