Тирсә Мәдәният йортында мавыктыргыч мастер-класс узды
Район тормышы

Тирсә Мәдәният йортында мавыктыргыч мастер-класс узды

Мастер-класс Пушкин картасы ияләре өчен оештырылды

Халык иҗатының тылсымлы атмосферасына чумып, катнашучылар уникаль сәнгать әсәрләре булдырдылар, дип хәбәр итә «Тирсә Мәдәният йорты».

«Кашыкны могҗизалы бизәкләү» исемле мастер-класс Пушкин картасы ияләре өчен оештырылган иде. 

Катнашучылар, үз куллары белән чын шедеврлар ясадылар. Атмосфера бик җылы булгангамы, һәркем үзенең фантазиясен һәм осталыгын күрсәтә алды. 

Чара тәмамланганнан соң, мастер-класста катнашучы һәркемнең күңелен шатлык һәм горурлык хисләре биләп алды.  


Нет комментариев