Җыен район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев җитәкчелегендә узды
Бүген Тәбәрле авыл җирлегендэ район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев җитәкчелегендә җыен узды.
Анда бер төркем активистларын буләкләделәр. Күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында терлекче булып эшләгән Лилия Субаева ТР авыл хуҗалыгы министрынын Рәхмәте белән бүләкләнде. Район башлыгынын Рәхмәт хатына китапханәче Финисә Шахабиева, җирлек депутатлары Илфак Мөхәммәтшин, Ришат Ситдыйков лаек булдылар. Яңа Акхуҗадан Зәмфирә Дәүләтшина йорт яннарын Яңа елга бизәү бәйгесендә район күләмендэ өченче урын алды. Аңа һәм авыл җирлекләрен Яңа елга бизәү буенча икенче урын алган Тәбәрле җирлегенә дә Рәхмәт хатлары һәм премияләр бирелде.
Нет комментариев