Кичә Сарсак-Омга лицеенда мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларның очрашу кичәсе узды
Иң өлкәннәре – мәктәпне моннан 60 ел элек, иң яшьләре 2016 елда тәмамлаучылар. Бәйрәмгә мәктәпне моннан 50 ел элек тәмамлаган “Татэнерго” җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев та кайткан. Барлыгы 130лап укучы килгән.
Ветеран педагоглар арасында гомере буе физик тәрбия укытучысы булып эшләгән хөрмәтле Леонид Зәитов та булган. Аңа да, башка мөгаллимнәргә дә тирән рәхмәт сүзләре җиткерелгән, бүләкләр тапшырылган.
Очрашу кичәсе лицей коллективы тарафыннан әзерләгән чыгышлар белән үрелеп барган.
Нет комментариев