Акциядә авыл халкы, мәктәп директоры, ФАП хезмәткәре, сатучылар, пенсионерлар, күпбалалы гаиләләр катнашкан
Салагыш авылында «Ришвәтчелеккә юк дибез» исемле акция узды.
Ришвәт – ул берәр төрле үтенечне, эшне, сорауны, мәсьәләне уңай хәл итүне сорап, югарырак баскычта баручыга күпмедер күләмдә акча яки әйбер бирү.
Көн саен «ришвәт» сүзенә карата яңалыклар ишетәбез, тыңлыйбыз, укыйбыз, күрәбез.
Аны булдырмау авылдашлар арасында акцияләр, әңгәмәләр алып барабыз, күргәзмәләр ясыйбыз.
«Ришвәтчелеккә юк дибез!» акциясендә салагышлылар актив катнашты.
Алар бертавыштан «Без ришвәтчелеккә каршы!» - диделәр.
Нет комментариев