Патриотик темага багышланган бу акция укучылар күңелендә горурлык, батырлык хисләре уятты
Бу атнада Салагыш укучылары "Батырларны онытмыйк! " исемле акциядә катнашканнар.
Алар авыл уртасында геройлар өчен куелган һәйкәл янында булганнар.
Укучылар һәйкәл тирәсен кардан чистартканнар. Батырларны бер минут тынлык белән искә алганнар. Патриотик темага багышланган бу акция укучылар күңелендә горурлык, батырлык хисләре уяткан.
Геройлар онытылмый! Алар – мәңгелек!
Нет комментариев