Җинаять һәм җаваплылык
Әгерҗе районы прокуратурасы элек тә суд җаваплылыгына тартылган 33 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд барышында аның 9 апрель көнне Mitsubishi Carisma автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткәне ачыкланды. Ул Әгерҗенең М.Горький урамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Әлеге ир-ат элек тә машина белән салмыш хәлдә идарә иткәне өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ул гаебен тулысынча таный.
Суд ир-егеткә 450 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде һәм өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Антон ПОЛЯКОВ,
Әгерҗе районы прокуроры урынбасары
Нет комментариев