РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Әгерҗедә тренерлар һәм спортчылар белән очрашты
Район тормышы

РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Әгерҗедә тренерлар һәм спортчылар белән очрашты

Депутат элеккеге традицияләрне яңартырга кирәклегенә басым ясады

Әгерҗе районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде. Ул район башлыгы Азат Вәлиев белән берлектә әгерҗелеләрнең иң яратып йөри торган спорт объектларның берсе – “Олимп” комплексында булды. 

Спорткомплекс директоры Раушания Яппарова дүрт ел элек кулланылышка тапшырылган заманча бина белән таныштырды. Биредә йөзү, аэробика, аквааэробика, йога белән, тренажерларда шөгыльләнү, баскетбол, волейбол уйнау һәм башка спорт төрләрен сайлау мөмкинлеге барлыгын әйтте. 

–    Чынлап та, мондый уңайлыклар тудырылган комплекслар республикада күп түгел. Олысына-кечесенә рәхәтләнеп сәламәтлеген ныгытырга була биредә, – диде Рөстәм Галиулла улы.

Аннан ул тренерлар, спортчылар белән очрашты. Әгерҗе спорт мәктәбе директоры Илдус Чуков районыбыз егет-кызларының уңышлары турында бәян итте. Әгерҗе данын еракларга танытучы спортчыларның исемнәрен дә атады. Шөгыльләнү өчен шартларның да яхшыруын әйтте. Узган ел ахырында ябык футбол манежы ачылу, яктыртылган чаңгы трассасы булдырылу һәм чаңгы базасы ремонтлану тагын да күбрәк баланы спортка тартуда зур роль уйнады, диде. 

Кул көрәше буенча тренер һәм 4нче мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләүче Руслан Закиров мәктәпләрдә спорт инвентарьларына кытлык булуы турындагы борчуын җиткерде.

–    Физик хезмәт белән чыныгып үсмәгәч балаларның көче бөтенләй юк. Спорт залларына нәкъ менә кул көчен арттырырга ярдәм итүче инвентарьлар кирәк, – диде ул.

Депутат моның өчен элеккеге традицияләрне яңартырга кирәклегенә басым ясады.

–    Мин Биектау районы башлыгы булып эшләгәндә  “Иң яхшы сыйныф” дип аталган спартакиада уздыра идек. Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы сыйныфларга спорт инвентарьлары бүләк иттек. Сезгә дә шундый бәйгеләр уздырырга киңәш итәм. Алар укучыларны активлаштыра, берләштерә дә, – диде.


Нет комментариев