Ренад ҖИҺАНГӘРӘЕВ: "Күпме вакыт үтсә дә, солдат еллары – һаман да истә.."
Район тормышы

Ренад ҖИҺАНГӘРӘЕВ: "Күпме вакыт үтсә дә, солдат еллары – һаман да истә.."

Газета укучыларыбызга “23 февраль сезнең өчен нинди бәйрәм ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан газета укучыларыбызга “23 февраль сезнең өчен нинди бәйрәм ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.  

Ренад ҖИҺАНГӘРӘЕВ, Иж-Бубый авылы:

– Армиягә киткән көнемне бүгенгедәй яхшы хәтерлим: 1959 елның 5 августы иде ул. Әти-әни йортында мәҗлес уздырып озаттылар. Авылдан берүзем генә булсам да, вокзалдан тугыз кеше киттек. Биектаудан Рафис Сабитов белән бер отрядка эләктек: ул – авторотага, мин – чик гаскәрләренә. Ә хезмәт итү урыны – Белоруссия белән Польша чиге, җырларда җырланган Беловежская Пуща булды. Без заставада 25 егет идек, бик дус яшәдек, бер-беребезгә ярдәмчел булдык.

Хезмәт итү дәверендә бик күп бүләкләр алдым. Алар арасында “Отличник СА”, “Отличный пограничник” кебек билгеләр дә  бар. Командир исеменнән бирелгән Рәхмәт хатлары гына да унбиштән артык. 2018 елда туган авылымда Чик гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан тапшырылган юбилей медален дә бик кадерләп саклыйм. 

Быел декабрь аенда минем ил алдындагы хәрби бурычымны үтәп кайтканга 60 ел була икән инде. Күпме вакыт үтсә дә, солдат еллары – һаман да истә. Их, бер генә кайтып киләсе иде шул чакларга...      


Нет комментариев