Кадрлар алмашынуы
ДАШКЫНОВА Анастасия Алексеевна “Форпост” үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде.
А.Дашкынова 1986 елда Кече Пурга районы Яган поселогында туган. 2009 елда педагог-психолог белгечлеге буенча Глазов пединститутын тәмамлаган.
Хезмәт юлын 2005 елда Ижауның 57нче мәктәбендә педагог-оештыручы буларак башлый. Аннан төрле елларда Ижау һәм Чаллы оешмаларында эшли.
2012 елда кабат педагогика өлкәсенә кайта. Чаллыда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 2017 елдан әлеге вазифаны Әгерҗенең 8нче балалар бакчасында башкара.
“Форпост” үзәге белән җитәкчелек иткән Ирина Мөхәммәтҗанова үз эшен мәгариф өлкәсендә дәвам итә. Ул – 3нче мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
ххх
ШАКИРОВ Рөстәм Расим улы Әгерҗе спорт мәктәбе директоры итеп билгеләнде.
Р.Шакиров 1978 елда Әгерҗедә туган. 2001 елда инженер-электромеханик белгечлеге буенча Екатеринбург югары артиллерия команда училищесын тәмамлаган.
Хезмәт юлын 2002 елда инкассациянең Әгерҗе участогы инкассаторы буларак башлый. Аннан төрле елларда Ижау сигналлаштыру һәм элемтә дистанциясендә электр механигы, агрофирмада баш энергетик булып эшли. 2020 елның мае аеннан Алабуга районы торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш департаменты директоры урынбасары вазифасын башкара.
Спорт мәктәбе белән моңа кадәр җитәкчелек иткән Рөстәм Ильин шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде.
Нет комментариев