Районыбызда ТИСБИ вәкиллеге ачыла
Район тормышы

Районыбызда ТИСБИ вәкиллеге ачыла

Өч юнәлештә укыту алып барылачак

Әгерҗедә ТИСБИ көллияте вәкиллеге ачыла.

Көллият җитәкчелеге, мәгариф идарәсе һәм район җитәкчелеге очрашуында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы балаларны өч юнәлештә укыту турында карар кабул ителде. Болар: программалаштыру, логистика һәм туризм.

Узган атнада район хакимиятендә көллият җитәкчелеге белән онлайн-очрашу булды, анда ата-аналар һәм укучыларның законлы вәкилләре чакырылган иде. Һәр сайлап алынган белгечлек буенча мәгълүмат бирелде, шулай ук кайбер оештыру моментлары билгеләп үтелде.


Нет комментариев