25 кеше өмәгә чыкты
“Татарстанның чиста урманнары“ акциясе кысаларында “Әгерҗе урманчылыгы“ һәм “Әгерҗе урман хуҗалыгы“ учреждениеләреннән 25 хезмәткәр өмәгә чыктылар.
Алар тарафыннан Әгерҗе һәм Красный бор участок урманчылыкларында ял итүчеләр тарафыннан аеруча пычранган мәйданнар җыештырылды. Барлыгы 10 кубометр чүп җыелды.
Нет комментариев