Райондашларыбыз Мәскәүдәге Җиңү парадына билетларга ия булырга мөмкин
Район тормышы

Райондашларыбыз Мәскәүдәге Җиңү парадына билетларга ия булырга мөмкин

"Җиңү диктанты" яздылар

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары буенча халыкара диктантны безнең районда ике мәйданчыкта яздылар. Шәһәр халкы – 3нче мәктәптә, авыл халкы – Тирсә мәктәбендә. 

Диктант башланыр адыннан хәрби-патриотик темага концерт номерлары тәкъдим ителде. Җиңү волонтерлары диктантта катнашучыларга теркәү листларын рәсмиләштерүдә һәм башка оештыру сорауларын хәл итүдә булышлык күрсәттеләр. 

Җиңү диктантын, нигездә, өлкән сыйныф укучылары язды. Зурлар да читтә калмадылар. Мисалга, укытучылар үз белемнәрен сынап карарга теләк белдергәннәр. Район башлыгы Азат Вәлиев та актив агитаторлар исемлегендә иде.

Җиңү диктантын язучылар арасында 2нче мәктәп кадетлары һәм яшь армиячеләре дә бар иде. Алар әлегә 10 сыйныфта гына укыйлар һәм Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнә генә башлыйлар. Әмма, алар әйтүенчә, диктантның төп өлеше бернинди авырлык та тудырмаган. Бу яклап интернетта мәгълүматның күплеге, мәктәптә уздырылучы хәрби-патриотик чараларның ярдәме зур булган. 

Иң яхшы нәтиҗә җыйган катнашучыларга 2022 елда Мәскәүдә узачак Җиңү парадына билетлар бүләк ителәчәк. Тесттагы 25 сорауның барысына да дөрес җавап биргән чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә өстенлеккә ия булачак. Тест нәтиҗәләре белән диктантпобеды.рф сайтында танышырга мөмкин. 

Җиңү диктантын язучылар – 3нче мәктәптә. Е.Самсонова фотосы.     


Нет комментариев