Районда халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен мөмкинлекләр бар
Район тормышы

Районда халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен мөмкинлекләр бар

Район Советының утырышы узды

Җомга көнне Әгерҗе районына ТР премьер-министрынының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин килде. Ул район Советының 2021 елдагы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау һәм 2022 елга бурычлар билгеләүгә багышланган XV утырышында катнашты. 

Утырыш башланганчы Рөстәм Нигъмәтуллин узган ел республика программасы кысаларында кулланышылышка тапшырылган яңа поликлиника эшчәнлеге белән танышты. Аннан мәдәният сарае фойесында әзерләнгән күргәзмәне карады.

Төп доклад белән чыгыш ясаган район башлыгы Азат Вәлиев авыл хуҗалыгы, тимер юл, кече һәм урта бизнес, төзелеш һәм ремонт, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, халыкны социаль яклау, мәдәният, яшьләр сәясәте кебек мөһим юнәлешләр буенча башкарылган эшләргә тукталды. 

Кече һәм урта бизнес турында сөйләгәндә, район башлыгы “Әгерҗе “ логистика-сәнәгать паркына аерым тукталды. Билгеле булганча, әлеге паркны автомобиль һәм тимер юл транспортлары кисешкән урында төзү планлаштырыла һәм киләчәктә анда катнаш йөк ташуларны үстерү, контейнер терминалы булдыру, сәнәгать предприятиеләре ачу күзаллана. 

– Әлеге проект ТРның 2022 елдагы өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә кертелде. Аның инвесторы – “Зур” җәмгыяте тарафыннан 155 гектар җир участогы сатып алынды. Хәзерге вакытта инвестор тарфыннан Иж-Бубый авыр җирлегенең генераль планы әзерләнә, – дип бәян итте Азат Рөстәмович. Район башлыгы бу өлкәдә планлаштырылган башка эшләргә дә тукталды. Болар – пыяла әзерләү заводы проекты буенча сөйләшүләр алып бару,

Әгерҗедәге элеккеге 3нче бакча базасында тегү эшчәнлеген башлап җибәрү һәм башкалар. 
Тимерьюлчыларның эшчәнлеге Горький тимер юлы баш инженер урынбасары Александр Гордеев чыгышында чагылыш тапса, авыл җирлекләре тормышы һәм борчыган мәсьәләләр турында Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов сөйләде. “Таткоммунэнерго” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Марат Газизов җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүдә булган проблемаларга тукталды. 

– Чыгышларда райондагы эшчәнлек тулысынча яктыртылды. Алардан күренгәнчә, районда алга таба халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту өчен мөмкинлекләр бар. Моның өчен барлык юнәлешләрдә актив эш алып барырга, нәтиҗәлелекне күтәрергә, яңа эш урыннары булдырырга, яшьләрне районда калдыру мөмкинлекләрен уйларга, кирәкле кадрлар җәлеп итү буенча системалы эш алып барырга кирәк, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.


Нет комментариев