Ралина Хәбирова "Асылташ" укучы кызлар бәйгесендә җиңү яулады
Район тормышы

Ралина Хәбирова "Асылташ" укучы кызлар бәйгесендә җиңү яулады

Чара Казанның 4 нче интернат-гимназиясендә узды

Казан шәһәре 4 нче интернат-гимназиясендә шәһәркүләм "Асылташ" укучы кызлар бәйгесе үтте.

Бу бәйгедә Исәнбай урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хәбирова Ралина 1 нче урынга лаек булды. Райондашыбыз Диплом һәм  кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ул шулай ук Татар конгрессының махсус призына да ия булды.

8 нче сыйныф укучысы Исмагыйлева Нурия дә сынатмады. Ул "Иң тыйнак кыз" номинациясендә Диплом һәм бүләкләргә лаек булды.

Кызларның җитәкчеләре - Исәнбай мәктәбе укытучысы Гөлназ Хуҗина.


Нет комментариев