Сәламәтлегенә зыян китергән
Әгерҗе районы прокуратурасы 31 яшьлек Әгерҗе кешесенә карата җинаять эше буенче дәүләт гаепләвен хуплады.
Судта билгеләнгәнчә, 2020 елның 6 декабрендә гражданин Ж. Әгерҗедә М.Горький урамындагы 10нчы йортта бер ханым белән спиртлы эчемлекләр кулланган. Соңыннан Ж. шешәдәш дустына кул күтәргән. Зыян күрүченең битенә һәм башына ун тапкыр суккан. Нәтиҗәдә, ханымның сәламәтлегенә зыян килгән.
Әлеге җинаять эше буенча гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды.
Суд аңа 1 ел 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 2 ай иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Карар әлегә законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе Илнур ГАЛИМӘРДАНОВ.
.
Нет комментариев