Якташыбыз өчен тавыш бирик!
Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычы дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт итү абруен күтәрү максатында һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының 2012 елның 27 июлендәге 727 номерлы боерыгы нигезендә “Халык участковые” Бөтенроссия конкурсын уздыру турында нигезләмә расланды. Агымдагы елның 07 октябреннән 16 октябренә кадәр Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның рәсми сайтында Россия ЭЭМның «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсының 2 этабы уздырыла.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге конкурсның 2 этабында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлекчәсе полиция өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Галиуллин Айдар Әнис улын тәкъдим итә.
Тавыш бирү схемасы түбәндәгечә:
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтына керәбез - алга таба ««Халык Участковасы»н сайлап ал» баннерын яисә мәгълүмат элемтәсен сайлыйбыз - шуннан соң текстта махсус шрифт белән аерым билгеләнгән 16.МВД.РФ дигәнгә басабыз һәм участок уполномоченныйлары фотографияләре белән битне ачабыз, үз участковыегызны табасыз һәм «тавыш бирергә» дип басасыз - алга таба социаль челтәрләр (Вконтакте, Одноклассники, Facebook) аша теркәлү узып, участковый өчен тавыш бирәбез.
Якташыбыз өчен тавыш бирик!
Нет комментариев