Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Пеләмештә Марий кас бәйрәме узды

Мари киче җәй көне авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлары өчен оештырыла

Җыр-биюләр, спорт ярышлары, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Пеләмеш халкын бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев котлады, активлыклары һәм бердәмлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Илфат Ильяс улы гаилә корып яши башлауларына 45 ел тулган Владимир-Елизавета Ибатовлар һәм Геннадий-Роза Николаевларга район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. Пеләмештә узучы Марий кас бәйрәмендә 40, 35, 30, 25 ел яшәүче парлар хөрмәтләнде. Менә алар: Леонид-Наталья Сергеевлар, Александр-Эльза Пажбековлар, Валерий-Алевтина Михайловлар, Вячеслав-Галина Шамеевлар, Алексей Ишкинин-Галина Сайтаева, Альберт-Альбина Шамеевлар, Валерий-Валентина Альматовлар, Владимир-Ирина Осиповлар. Аларга Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрне Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов тапшырды.

Марий кас бәйрәмендә волейбол ярышлары узды. Беренче урынны Әгерҗенең "Алга" командасы алды. Икенчедә - Бима, өченчедә Пеләмеш спортчылары. Аларга район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев һәм Эдуард Михайлов тапшырдылар.

Пеләмештә узучы Марий кас бәйрәмендә иң мавыктыргыч ярышларның берсе Ниндзя спорты булды. Катлаулы каршылыкларны үз эченә алган бәйгене шушы авыл спортчысы Валерий Альматов оештырырга тәкъдим иткән. Ул үзе, улы Роман, мәдәният йорты мөдире Владимир Осипов әлеге ярышка кирәкле барлык каршылыкларны әзерләгәннәр. Роман бәйрәмгә килүчеләргә мастер-класс күрсәтте.

Күбрәк фотолар: «Марий кас» - 2026

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев