Ометов урамында урнашкан һәйкәл үзенең 45 еллыгын яңарып каршы ала
Район тормышы

Ометов урамында урнашкан һәйкәл үзенең 45 еллыгын яңарып каршы ала

Матурлыкны саклау – һәркайсыбызның бурычы

Аны торгызучы – Али Ибраһимов җитәкчелегендәге “МирСтрой” оешмасы. 

–    Кыштан соң елның-елында әлеге һәйкәлне төзекләндерергә туры килә иде. Шуңа күрә бу юлы капиталь реконструкция уздырырга булдык, – ди Али Шамилевич. Элеккеге һәйкәлне сүтеп, шул ук урында аның урынына заманча алымнар белән яңасын торгызу өчен бер атна вакыт киткән. Әлеге эшләргә оешма 116 мең сумнан артык акчасын тоткан.

Бу хакта социаль челтәрләрдә мәгълүмат пәйда булганнан соң бик күп райондашларыбыз күркәм эшне башкаручыларга тирән рәхмәтен белдерде. 

–    Шушы матурлыкны саклау – һәркайсыбызның бурычы, – дигән мөрәҗәгать белән чыгучылар да бар иде. Хак сүзгә җавап юк. 
  
Тарихи белешмә:
Михаил Васильевич Ометов 1917 елда Әгерҗе паровоз депосына эшкә килә. Һөнәре буенча токарь була. Депо җитәкчелеге каршында эшчеләр мәнфәгатьләрен яклауга алына. Тиздән аны цех комитеты рәисе итеп сайлыйлар. 
Октябрь революциясенең беренче көннәреннән үк ул Әгерҗедә оешкан хәрби-революцион комитет җитәкчесе итеп билгеләнә. Шунда ук Ленин партиясе сафларына кабул ителә. 
Нократка һөҗүм иткәндә колчаклылар Әгерҗе станциясенә якынлашалар. Ак армиягә каршы көрәшүче дивизия командиры Владимир Азин Әгерҗе коммунистларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Михаил Ометов җитәкчелегендә тимерьюлчылар Әгерҗе сагына басалар. Аларга Ижау  заводы эшчеләре ярдәмгә килә. 
1918 елда 190 кешелек коралланган эшчеләр отряды Азин дивизиясе полкларына кушыла. Иптәш Ометов Азин дивизиясе полкы комиссары итеп билгеләнә. Әгерҗе тирәсендәге бәрелешләрдә Ометов яралана. Ул әсирлектә һәлак була. 
1920 елларда Әгерҗе урамына Михаил Ометов исеме бирелә. 1975 елның 7 ноябрендә аның хөрмәтендә һәйкәл ачыла. 
2014 елның сентябрендә һәйкәл реконструкциядән соң кабат ачылды. Нәкъ шул вакытта төзекләндерүдән соң Ометов исемен йөртүче әлеге урамны ачу тантанасы да булды. 

 


Нет комментариев