Бу – якташыбызның бишенче китабы
Әгерҗедә яшәп иҗат итүче каләм остасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Наилә Харисованың “Инкыйлаб мулласы” исемле яңа китабы басылып чыкты.
Бу – якташыбызның бишенче китабы.
“Инкыйлаб мулласы” якташыбыз, Әгерҗе районы Кыдырлы авылында туып-үскән, бик яшьли әти-әнисез калып, әби-бабасы тәрбиясендә үскән, Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган, соңрак үзенең туган авылына кайтып укытучы булып эшләгән, тәрҗемә белән шөгыльләнгән, соңрак мулла визифасын башкарган дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Даут Гобәйдинең тормыш юлына багышланган.
Нет комментариев