Мукшур авылы халкы бердәмләшеп өмәгә чыкты
Район тормышы

Мукшур авылы халкы бердәмләшеп өмәгә чыкты

Язгы чәчәк ату чоры

Ямьле яз килүен белдерүче 1 май көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Безнең ише өлкән буын күңелендә ул һәрваҡыт хезмәт, бердәмлек һәм теләктәшлек, тынычлык, үзара татулык яңгырашы, якты өметләр, казанышлар гәүдәләнеше булды.

Бер гасырдан артык беренче май бәйрәме бөтен дөньяда төрле һөнәр ияләрен – игенчеләрне, эшчеләрне, төзүчеләрне, юлчыларны, укытучыларны, табибларны... берләштереп килде. Ә бүгенге яшьләр өчен 1 май – табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.

1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.

1 май көнендә, язгы яңарыш чорында, туган авылыбызда – Әгерҗе районының 25 хуҗалыклы Мукшур авылында җирле совет рәисебез Рафил Сәлимуллин авылны чистарту, төзекләндерү өмәсе оештырды. Аның матур башлангычын хуплап, кайтучы авылдашлар шактый иде. Көзге өмәгә бердәм җыелышып, зиратыбызны ялт иттереп чистаркан булсак, 1 май бәйрәмендә, җилле көн булуга карамастан, өч дистәдән артык ир-егет – карты да яше дә өмәдә катнашып, туган авылыбызны яшәртеп, ямьләндереп җибәрдек. Киләчәктә дә безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен!

Чын йөрәктән рәхмәтемне кайгыртучан Рафил Сәлимуллинга белдерәм. Өмәдә катнашкан авылдашларыма саулык, шатлык-куанычлар һәм эшләрендә, гаиләләрендә уңышлар, тормышларында күңелле вакыйгалар телим. Кулы эш белгән, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый ул. Хезмәттән тәм табып, куллардан игелек күреп яшәргә язсын барыбызга да!

Шәфкать Ганиев,
Әгерҗе районы, Мукшур авылы.


Нет комментариев