“Мәгариф“ журналистлары – Салагышта
Район тормышы

“Мәгариф“ журналистлары – Салагышта

Язма киләсе санда дөнья күрәчәк

Бу атнада Сөмбел Таишева җитәкчелегендәге “Мәгариф“ журналы хезмәткәрләре безнең районга килделәр. Алар, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев белән очрашып, мәгариф тармагындагы уңышлар һәм проблемалар турында фикер алыштылар. 

Салагыш мәктәбендә авыл тарихы музеенда булып, әлеге төбәкнең күренекле шәхесләре турында тупланган мәгълүмат белән таныштылар. Мәктәптә һәм аның филлиалларында белем һәм тәрбия бирү шартларын карадылар. Соңыннан укытучылар белән түгәрәк өстәл артында җылы әңгәмә кордылар. 

Сөмбел Таишева райондагы һәр мәктәпкә Татарстан һәм татарлар тарихына багышланган өч томлыклар бүләк итте.

Журналистларның Әгерҗе районына кылган сәфәре турындагы язма “Мәгариф“нең киләсе санында дөнья күрәчәк.  
 


Нет комментариев