Бу атнада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әгерҗе районына килде
Бу атнада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әгерҗе районына килде. Ул биредә Гоголь урамында яңа поликлиника һәм стадионда ябык футбол манежлары төзелешләрен карады. Депутат район активы белән очрашу уздырды, халыкны кабул итте.
ТӨЗЕЛЕШЛӘР – ЮГАРЫ ТИЗЛЕКТӘ
Поликлиника төзелеше өчен җаваплы “СтройГрад“ ширкәте җитәкчесе Марсель Ситдыйков сүзләренә караганда, якын көннәрдә эшчеләр кирпеч салу эшләрен тәмамлаячаклар. Стенаны күтәрү белән беррәттән, инженерлык челтәрләре, ягъни суүткәргеч, канализация буенча эшләр алып барылган. Якын арада тышкы коммуникацияләргә, территорияне тәртипкә китерүгә керешәчәкләр.
Поликлиника төзелешенең югары темплар белән алып барылуына депутат уңай бәя бирде.
Әгерҗе стадионында ябык футбол манежын төзү буенБу атнада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әгерҗе районына килдеча да эш кызу барганлыгы сизелә. Төзүчеләр биредә урын алачак административ бина өлешен төзү һәм манежның каркасын ясау белән мәшгуль.
– Әгерҗелеләрнең әлеге объектларның ачылышын түземсезлек белән көткәннәрен беләбез. Һәм шәһәр территориясе үсешенә игътибар артуына сөенәбез, – диде Әлфия Гомәр кызы.
ХӨРМӘТЛӘҮ
Соңыннан депутат хакимияттә район башлыгы Азат Вәлиев уздырган утырышта катнашты. Ул күңелле вакыйгадан башланды. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры Гөлфия Симаковага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Исегезгә төшерәбез: Гөлфия Фәрдиевна Татарстанның “Ел табибы – Ак чәчәкләр“ бәйгесендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан “Лада Гранта“ автомобиле ачкычларын алган иде.
– Райондашларыгыз сәламәтлеге һәм гомере сагында көн саен игелекле хезмәт башкарганнары, һөнәри осталыклары, олы йөрәкле, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булганнары өчен барлык медицина хезмәткәрләренә тирән рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде Әлфия Гомәровна Гөлфия ханыма бүләк тапшырганда.
ХАЛЫКНЫ КАБУЛ ИТҮ
РФ Дәүләт Думасы депутаты бу көнне халыкны кабул итте. Яңа Бәзәкәдән Фирдәвес Уразманов Яңавыл–Яңа Бәзәкә авыллары арасындагы юлга асфальт кирәклеге турындагы үтенечен җиткерде. Әгерҗедән Ольга Кузнецова күпбалалы гаиләләр өчен барлыкка килгән шәһәр башындагы яңа микрорайонда балалар мәйданчыгы һәм ял зонасы булуын телибез, диде. Әгерҗедән Вероника Кузнецованың да соравы актуаль. Ул инвалидларга һәм ташламага ия булучыларга даруханәдә еш кына дарулар үзвакытында булмавы аркасында кыенлыклар тууын әйтте.
Депутат һәр сорауны игътибарга алды.
Нет комментариев