Грант суммасы 565310 сум тәшкил итә
Грант суммасы 565310 сум тәшкил итә. Әлеге акчага физиотерапия кабинеты җиһазландырылган, “Гейзер“ коры углекислоталы ванна сатып алынган.
– Безнең проект коронавирус белән авырганннан соң, пенсионерларны реабилитацияләү өчен шартлар тудыруга, шулай ук вируслы авыруларны кисәтүгә
юнәлдерелгән, – ди үзәк директоры Анна Суханова.
Тернәкләндерү программасы 15 көнгә исәпләнгән. Ул комплекслы уза. Үз эченә физиотерапия, дәвалау массажы, сулыш гимнастикасы, фитотерапия, психолог белән дәресләр, көн саен саф һавада йөрүне ала. Барлык дәвалау чаралары да табиб билгеләгәннән соң уздырыла.
Белгечләр фикеренчә, әлеге процедуралар пенсия яшендәге кешеләргә ковидка кадәр булган тормышка кайтырга, ягъни иммунитетны ныгытырга, хроник ару синдромын бетерергә, хәрәкәт активлыгын арттырырга, артериаль кан басымын нормальләштерергә, психик халәтне яхшыртырга ярдәм итә.
Проект кысаларында тернәкләнүне 210 кеше узар дип планлаштырыла. Шушы көннәрдә үзәк COVID-19 авыруын кичергән беренче өлкән яшьтәге кешеләрне кабул итәчәк.
Нет комментариев