Авыл белән танышу Баяр чишмәсеннән башланды
Көчек мәктәбенең “Лидер” мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр Татар Шаршадысы авылына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, дип хәбәр итә “Көчек мәктәбе”.
Кунакларны традицион бавырсак һәм тәмле чишмә суы белән каршы алдылар, бу җирлек халкының кунакчыллыгын һәм киң күңеллелеген тою мөмкинлеге бирде.
Программаның беренче пункты авылның истәлекле урыны «Баяр чишмәсе» янында булды. Балалар табигатьнең матур почмагына сокланып, бу изге урынның тарихы белән таныштылар.
Аннары яшь сәяхәтчеләр авыл музеенда булдылар, Зөлфия апа анда яшәүче татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Чара саф һавада күңелле уеннар белән тәмамланды.
Нет комментариев