Күңелле хәбәрләр
Җитәкчесе Марат Муллахмәтов булган район Мәдәният йортының “Көмеш теле гармун” гармунчылар халык ансамблендә катнашучылар чираттагы җиңү белән кайтты. Бу хакта Эльвира Нәбиева хәбәр итә.
Екатеринбургта Халык иҗатының Свердловск Дәүләт өлкә сараенда узган Екатеринбургта татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучылар арасында “Урал сандугачы” ачык төбәкара бәйгесендә безнең ансамбль Беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде!
Коллективны җиңүләре белән котлыйбыз!
Нет комментариев