Киләсе атна Әгерҗе районында Яңа елга әзерлек атнасы дип игълан ителде
Район тормышы

Киләсе атна Әгерҗе районында Яңа елга әзерлек атнасы дип игълан ителде

Бәйрәмгә санаулы көннәр калып бара

Оешма-учреждение җитәкчеләре һәм вәкилләре, эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Азат Вәлиев алдагы атнаны Яңа елга әзерлек атнасы дип игълан итте.

– Барлык биналар эчке һәм тышкы яктан үзенчәлекле итеп бизәлгән булырга иеш. Иллюминация, кар сыннары ясау кебек бизәлешләрдән тыш, яңа креатив алымнар да уйлап табарсыз дип ышанабыз, – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

Төп Яңа ел чыршысы быел район Мәдәният сарае янында урын алачак. Аны алдагы атнада урнаштыру һәм бизәү планлаштырыла.


Нет комментариев