Кеше үтергән Әгерҗеле 9 ел гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк
Район тормышы

Кеше үтергән Әгерҗеле 9 ел гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк

Әгерҗе районы прокуратурасы үтерү факты буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Әгерҗе районы Прокуратурасы Татарстан Республикасының Әгерҗе шәһәрендә яшәүче 50 яшьлек Ш.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд утырышы барышында ачыкланганча, фаҗига 2020 елның 31 гыйнварыннан 1 февраленә кадәрге чорда булган.

Бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланган Ш. һәм Н.ның кич утырулары аяныч тәмамлана: араларында низаг чыкканнан соң, Ш. кулына пычак алып, Н.га ташлана.

Алган тән җәрәхәтләреннән Н. уынында ук вафат була. Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган, дип хәбәр итә Әгерҗе районы прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе О. Н.Шуста.

Суд карары белән Ш.га карата катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, 9 елга иректән мәхрүм итү билгеләнгән. 


Нет комментариев