Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Кәефең ничек, райондаш?

Райондашлар ни белән мәшгуль, аларның кәефе ничек, яңалыклары бармы? Сораштыруыбыз – шул хакта.

Фаилә ГЫЙЛЬФАНОВА,

Тирсә авылы:

  • Бик тиздән мөселманнарның изге ае Рамазан башлана. Мин аның җитүен түземсезлек белән көтәм. Рәҗәб, Шәгъбән айларында берничә көн ураза тоттым. Шул рәвешле, үземне изге айга әзерлим. Аллаһ ярдәме белән әлеге фарыз гамәлне үтәү авыр булмас дип уйлыйм. Узган ел да бер көн уразамны калдырмадым. Сәхәргә бик иртә тору да минем өчен һич авыр түгел. Көн саен будильник куеп ятсам да, вакыты җитүгә үзеннән-үзе уянам.

Рамазан аенда елның-елында ифтар мәҗлесе дә уздырабыз. Быел да бу изге гамәлне башкарырбыз дип ниятләп торам. Аннан Корбан бәйрәме җитәр, иншаллаһ. Уналты ел рәттән корбан чалдырабыз инде, аллага шөкер. Кылган гамәлләребезне Раббыбыз кабул итсен, берүк. 

 

Нәсимә СИПОВА,

Иж-Бубый авылы:

  • Татар теле тирәсендәге вәзгыять шушы темага еш уйланырга этәрә мине. Татар телен ихтыяри гына өйрәтү белән һич кенә дә ризалашасым килми. Әйе, күп кенә ата-аналар баласына авырлык китерүдән курка шул хәзер. Татар телен өйрәнү авыр, янәсе. Ләкин авырлыкның бер рәхәте дә була бит. Бала туган телен күңеленә бер сеңдереп калса, гомер буе онытмый. Бу яклап мин үземне бик бәхетле саныйм. Кызларыбыз да, кияүләребез дә, оныкларыбыз да саф татарча сөйләшәләр. Олы оныгыбыз Нияз, уртанчысы Динәнең туган телебездә матур итеп эндәшүләре, шигырьләр сөйләүләре  йөрәккә “сары май“ булып ята. Кечкенәбез Искәндәрнең дә теле татарча ачылачагына шикләнмим. Олыгайгач, баланың туган телендә сөйләшүен ишетү аеруча рәхәт икән ул.

 

Любовь ИМАНОВА,

Әгерҗе:

  • Якшәмбе көнне “Кировское“ ТОСы уздырган “Солдат боткасы“ бәйрәменә әлеге һәм күрше-тирә урамнарда яшәүче халык җыелган иде. Кунакларны район башлыгы Валерий Макаров исеменнән башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Рафаэль Ниязов котлады. Аның җитәкчелегендәге делегация сугыш ветераны Тамара Кунгуровага бүләкләр дә тапшырды.

Урамда казанда ботка пешкән арада район Мәдәният сарае үзешчәннәре сугыш елы җырларын башкардылар. Алар яңгыраганда күпләрнең күзләре яшьләнде. Зурларның һәм балаларның сугыш турында шигырьләр сөйләве дә күңелләрне нечкәртте. Мул табын артында сыйланып, гамьле әңгәмә корып, вакыт узганын сизмәдек тә. Бәйрәмне оештыручыларга, бигрәк тә “Кировское“ ТОСы җитәкчесе Клара Безбородовага зур рәхмәт.    

 

Элина НАСЫЙБУЛЛИНА,

4нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы:

  • 3 сыйныфта гына укысам да күптән түгел Казанда “Яшь эзләнүче“ республика бәйгесендә катнашып җиңү яуладым. Бу – минем быелгы уку елындагы иң зур уңышым.

Бәйгедә катнашу теләге ничек туды соң? Математика дәресендә укытучым Рузилә Гыйльметдиновна безгә математик әкиятләр турында сөйләгән иде. Шуннан соң “мондый әкиятләр ничек туа, аларны уйлап чыгарырга мөмкинме икән“ дигән сорау тынгылык бирмәде. “Түбәдә яшәүче Карлсон“ әсәренә таянып мин дә математик әкият чыгарырга уйладым. Әлеге эшем белән районда бәйгедә сыналганнан соң, укытучым республика конкурсында да катнашырга тәкъдим итте. Беренче этапны читтән торып уңышлы узгач, икенчесенә безне Казанга чакырдылар. Төрле шәһәр-районнардан килгән яшьтәшләрем белән бергә мин дә үз эшемне якладым. Нәтиҗәдә, 3-4 сыйныфлар арасында “Төгәл фәннәр“ номинациясе буенча җиңүче Дипломына лаек булдым. Әлеге бәйгедән соң минем математика фәненә кызыксынуым тагын да артты. Монда, әлбәттә, укытучым Рузилә Насыйрованың өлеше бик зур.  

Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев