Кадыбаш мәктәбендә Гаилә елына старт бирелде
Район тормышы

Кадыбаш мәктәбендә Гаилә елына старт бирелде

Бәйрәм тамашасында һәр гаиләнең үз йөзен, кәсеп, гореф-гадәтләре, көн итешен күрсәтү, данлау максаты куелды

2024 ел илебездә В.В. Путин указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Мәктәбебездә оештырылган "Гаилә - бәхет ачкычы" бәйрәм-тамашасы белән Гаилә елына старт бирелде.

Кадыбаш мәктәбендә 42 бала 25 гаиләдә тәрбияләнә. Бәйрәм тамашасында һәр гаиләнең үз йөзен, кәсеп, гореф-гадәтләре, көн итешен күрсәтү, данлау максаты куелды.

Әти-әни һәм бала белән бергә башкарылган кул эшләре күргәзмәсе - күмәк хезмәт җимеше. Бакча балаларыннан башлап, өлкән укучыларның күргәзмәдә актив катнашуы нәтиҗәле эш булды.

Чарада һәр гаиләнең чыгышы яратып, алкышлап кабул ителде. Бәйрәм концерт номерлары, уеннар, мастер-класслар, өлкән буын һәм авыл җитәкчеләренең чыгышлары белән үрелеп барды.

Гаилә бәйрәме барлык катнашучыларның күңелләрендә матур хатирәләр булып озак сакланыр.


Нет комментариев