Иж-Бубый авылы игезәкләре Казаннан кайтып туган авылларында тавыш бирделәр
Бүген сайлау көнне Казанда яшәүче игезәк җырчы кызлар Гөлназ–Гөлчәчәк Хәмидуллиналар туган авыллары Иж-Бубыйда тавыш бирделәр.
Мәктәпне тәмамлагач Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән кызлар җиде ел инде башкалада яшәсәләр дә, бер генә тапкыр да әлеге мөһим кампаниядә катнашмый калмыйлар. Монысына да зур теләк белән кайтканнар.
- Сайлауда катнашу һәркемнең гражданлык бурычы дип саныйм, – ди Гөлназ.
- Без якты, матур киләчәккә ышанабыз. Шуңа күрә тавышыбызны да иң лаеклыларга бирдек, – ди Гөлчәчәк.
Игезәк кызлар белән бергә бу көнне Иж-Бубыйдагы 475нче сайлау участогына аларның әти-әниләре Зиннур–Чулпан, абыйлары Булат та килделәр.
- Булат Чаллыда яши. Аның да бер генә сайлауны да калдырганы юк. Үзебез дә иртүк бәйрәмгә барган кебек участокка килдек, – ди Чулпан ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев