Исәнбайда барлык сайлаучыларның алтмыш тугыз проценты тавыш биргән
Район тормышы

Исәнбайда барлык сайлаучыларның алтмыш тугыз проценты тавыш биргән

Көндезге сәгать 12гә Исәнбайдагы 502нче сайлау участогында барлык сайлаучыларның 69 проценты тавыш биргән.

Биредә бүген 625 сайлаучыны көтәләр.

Иң беренче булып тавыш биргән Фердинанд Низамовка истәлек бүләге тапшырганнар. Сайлауда тәүге тапкыр гражданлык бурычын үтәгән яшь сайлаучылар Алинә Тукманова, Азалия Исмәгыйлева, Илназ Сизов, Гадел Ягъфәровка да бүләкләр бирелгән.


Нет комментариев