Әгерҗедә чираттагы озату булды
Бүген Әгерҗедә Казанның җыелу пунктына чираттагы озату булды.
Мобилизацияләнгән егетләргә район башлыгы Азат Вәлиев мөрәҗәгать итте. Ул аларга хәерле юл һәм туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
- Тылдагылар өчен борчылмагыз. Барлык мөрәҗәгатьләрне һәм проблемаларны мөмкин булганча хәл итәргә тырышачакбыз. Барысы белән дә элемтәдә булырбыз. Якыннарыгызга, туганнарыгызга рух ныклыгы телибез. Иң мөһиме, барысы да исән-сау әйләнеп кайтсын, - диде Азат Рөстәм улы.
Хәрби хезмәткәрләргә район хәрби комиссары Илгиз Галиев та намуслы хезмәт, тугры хәрби иптәшләр һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өлешчә мобилизацияләү кысаларында райондашларыбыз моңа кадәр “Казан Экспо” үзәгендә, танк училищесы полигонында хәрби әзерлек курслары уздылар.
РӘХМӘТТӘН БАШКА СҮЗ ЮК
“Мобилизацияләнгән улларыбыз һәм аларның әниләре исеменнән сезгә, Кырынды балалар бакчасы-мәктәп коллективына, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Игелегегез үзегезгә яхшылык булып кайтсын”...
Өлешчә мобилизация кысаларында Кырынды авылыннан Казанга вакытлы әзерлек пунктларына озатылган егетләрнең әниләре исеменнән әлеге бакча-мәктәп директоры Рафилә Алиеваның телефонына юлланган хәбәр бу.
– Хезмәттәшләребез белән уйлаштык та авылыбыздан киткән егетләргә күчтәнәчләр җыеп җибәрдек. Күчтәнәч дигәнебез – азык-төлек, тәм-томнар. Егетләребез әлеге пакетларны алганнан соң әниләренә рәхмәт хәбәрләре юллаганнар. Ә алар, үз чиратларында, аларны безгә җиткерделәр, – дип ачыклык кертте Рафилә Мөнир кызы.
– Әлеге күчтәнәчләрне тапшырганда без дә улыбыз янында Казанда идек. Туган мәктәбеннән күчтәнәч җибәрүләренә сабый баладай сөенде, – ди танк училищесы полигонында хәрби әзерлек узучы Кырынды егете Динарның әнисе Ләйсәния.
– Әлеге коллективта эшләсәм дә улларыбыз өчен пакет җыюларын белми дә калдым. Бер шалтыратканда улым Динар “менә мәктәптән җибәрелгән күчтәнәчләр белән чәй эчеп утырам” дигәч, күзләремә яшьләр килде, – ди Гөлфия дә..
Аларның уллары Динар да хәрби әзерлекне танк училищесы полигонында уза икән.
– Улыбызны полигонга 29 сентябрьдә озаттык. Хәрби комиссариаттан чакыру килү белән “мин барам”, диде, артык сүз әйтергә урын да калдырмады. Гел хәбәрләшеп торабыз. Янына барып та кайттык. Кайчан гына сорама “Барысы да яхшы, әни, борчылма”, дип җавап бирә. “Менә күрерсең, без җиңеп кайтачакбыз”, дип торгач, бик еламаска тырышам инде, – ди Гөлфия.
Мобилизациягә эләккән якташларыбызга ярдәм күрсәтү очраклары моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Кемдер акчалата, азыклата ярдәм итә, кемдер аларга җылы оекбаш-бияләйләр бәйли. Болар турында соңгы вакытларда безнең редакциягә дә еш шалтыраталар, социаль челтәрләрдә дә бик күп мәгълүмат языла. Илебез иминлеге сагына басучыларга булышлык күрсәтүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк.
ИЛЕБЕЗ САГЫНА БАСАРГА ӘЗЕР
Мобилизацияләнгән якташларыбыз янында район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчелегендә делегация дә булып кайтты. Алар ир-егетләргә җылы әйберләр һәм беренче кирәкле товарлар комплектлары тапшырдылар. Әлеге әйберләрне җыюның башында да район башлыгы үзе һәм райпо идарәсе рәисе – ТРда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкилнең Әгерҗе районындагы җәмәгать вәкиле Рөстәм Ваһапов тордылар. Ярдәмне туплауга район хакимияте вәкилләре, эшмәкәрләр, учреждение-оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, депутатлар, авыл халкы һәм игелек кылырга һәрчак әзер булган райондашларыбыз үз өлешен кертте.
Район мәктәпләре укучылары һәм Красный бордагы “Наз” приютында тәрбияләнүчеләр мобилизацияләнүчеләргә хатлар һәм открыткалар да юллаганнар иде. Андагы “Кадерле солдат, Россия сакчысы! Мин беләм: син бүген илебезне сакларга барасың. Димәк, мине, мин торган җирне – Бөтен Россияне саклыйсың” дигән юллар мобилизацияләнүчеләргә йөкләнгән бурычны ачык чагылдыра.
– Сезнең хатларны бик дулкынланып укыдык. Безгә булган игътибарыгыз, теләктәшлек күрсәтүегез өчен рәхмәт. Сез дә Ватаныбызның патриотлары булып үсәрсез, аның белән горурланырсыз, яратырсыз дип ышанабыз, – дигән сүзләр белән райондашларыбыз исеменнән җавап язды якташыбыз Илдар.
Шушы көннәрдә без дә аның белән элемтәгә кердек.
– Минем белән барысы да яхшы. Авырмыйм. Хәрби өйрәнүләр ахырына якынлаша инде. Үзебезгә кирәкле барлык күнекмәләрне дә алдык дип уйлыйм. Мин илебез сагына басарга әзер. Әти-әниемә, хатыныма, улларыма, райондашларыма кайнар сәламнәремне юллыйм, – диде ул.
Хәрби әзерлек узучы якташларыбыз белән аралашу барышында ир-егетләр Азат Рөстәм улына гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Район башлыгы һәр мөрәҗәгать моның өчен махсус булдырылган комиссия эшчәнлеге кысаларында шәхси тәртиптә каралачак дип ышандырды.
МОБИЛИЗАЦИЯЛӘНҮЧЕЛӘРНЕҢ ГАИЛӘЛӘРЕНӘ – ЯРДӘМ
Азат Вәлиев күрсәтмәсе нигезендә районда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү чаралары планы булдырылды.
– Болар мәдәни чараларга, “Олимп” спорт комплексына, Боз сараена (билгеле график нигезендә) бушлай йөрү; сәламәтлек саклау учреждениеләрендә чиратсыз хезмәт алу; санатор-курорт дәвалануына юллама белән чиратсыз тәэмин ителү, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Эльмира Бонькина.
Мобилизация буенча чакырылучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче мәктәп яшендәге балалар бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә. Шундый ук гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителә. Шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә беркетелгән кураторлар тарафыннан адреслы ярдәм күрсәтү, “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләренең психологик ярдәме һәм башка төр чаралар да каралган.
Мобилизацияләнүчернең гаилә әгъзалары үтенече белән ял көннәрендә Казанга бару өчен махсус автобус та бирелде.
Исегезгә төшерәбез: мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча “кайнар линия” телефоннары эшли: 8(85551)22042, 22345. Электрон почта: agrge@tatar.ru., priemnaya.agryz@tatar.ru.
Ххх
Бу атна дәвамында Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр хәрби әзерлекнең алдагы этабына озатыла. Димәк, райондашларыбыз да Россиянең Үзәк хәрби округы территориясендә урнашкан хәрби частькә даими урнашу урынына китә.
Якташларыбызның җиңү яулап, туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз. Бу хакта укучылар язган хатларда да мондый юллар бар: “Мин синең җиңү белән кайтуыңны көтәм. Мин дә синең кебек булырга телим, Россия армиясе солдаты”...
Нет комментариев