Киңәшмәдә 2025-2026 уку елына төп эш юнәлешләре билгеләнде
25 июньдә Иннополиста «Инженерлык вертикале: мәктәптә укучыларга һөнәри белем бирү мөхитен булдыру һәм үстерү» темасына багышланган республика август киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә 2025-2026 уку елына төп эш юнәлешләре билгеләнде.
Чара кысаларында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин алдынгы укытучыларга бүләкләр тапшырды.
“Мәгариф идарәсе” мәгълүмат-методика бүлеге методисты Люция Терентьева “Мактаулы остаз” исеменә лаек булды, ә Исәнбай мәктәбе директоры Илфат Муллануров “ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы” белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!
Нет комментариев