Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Илнар ШӘЙХЕТДИНОВ: "Кызлары булган әти бик бәхетле кеше икән ул.."

"Мин – ике кызлы әти!"

25 апрельдә – Россиядә кызлар көне. Әлеге бәйрәм гаиләдә кызларыгызга күбрәк игътибар итеп, мәхәббәтегезне тагын бер кат белдерү өчен менә дигән форсат.

Илнар ШӘЙХЕТДИНОВ,Әгерҗе шәһәре: 

– Мин – ике кызлы әти! Амелиябезгә – 8, Камиллабызга 5 яшь. Кызлары булган әти бик бәхетле кеше икән ул. Алар шундый ягымлы, сөйкемле, чибәрләр. Дөньяларын онытып уйнауларын күзәтеп тору шундый рәхәт, күңелле. Кызларның үз уеннары, үз дөньялары. Алар кечкенәдән үк тирә­яктагылар турында кайгырта беләләр. Табигать шулай яралткан, күрәсең. Курчаклы уйнаганда да ризык әзерлиләр, кием тегәләр. Эштән өйгә алар янына ашкынып, сагынып кайтам. Алар каршыма йөгереп килеп, кочаклап каршы алалар.

Үзе кебек матур кызлар бүләк иткән җәмәгатем Азалиягә, безне очраштырган язмышыма мин бик рәхмәтле.

Кызларымның киләчәк язмышлары да бүгенгедәй матур булсын дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев