Яңавылга кадәр асфальт юл түшәлә
Район тормышы

Яңавылга кадәр асфальт юл түшәлә

Ул тугыз чакрымнан артык озынлыкта булачак

«Автотехникс» юл участогы эшчеләре быел Яңавыл борылышыннан авылга кадәр 9 чакрымнан артык юлга асфальт түшиләр. Бүген район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев юл салу эшләренең барышы белән танышты.
4,6 чакрым юлга асфальт җәелгән инде. Аның киңлеге – 7, ике яктан юл читләре 1,5әр метр тәшкил итә.

– Юл эшләренә 24 берәмлек техника, 16 эшче, 2 мастер җәлеп ителде, - дип таныштырды мастер Илдар Гайфуллин.

– Асфальт түшәү август аенда төгәлләнергә тиеш, – диде Илфат Ильяс улы.


Нет комментариев