Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районында иң ерак участок – Девятерня

Әгерҗе районындагы сайлау участокларының 33е – авыл җирлекләрендә, 16сы шәһәрдә урнашкан. Бердәм тавыш бирү көнендә участокларга 24700дән артык райондашыбызны көтәләр.

Иң аз сайлаучы – 484нче санлы Сокман сайлау участогында. Биредә 116 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Район үзәгеннән иң ерак участок – 507нче санлы Девятерня сайлау участогы. Ул район үзәгеннән 125 чакрым ераклыкта урнашкан.

357 яшь райондашыбыз беренче тапкыр тавыш бирә. Аларга истәлек бүләкләре тапшырыла.

Әгерҗе районында иң өлкән яшьтәге сайлаучыга – 99 яшь. Ул – Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Екатерина Титова.

Бүген Татарстанда Бердәм сайлау көне уза. Республикада яшәүчеләр алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлыйлар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев