ЮХИДИдән хәбәр иттеләр
Бу юлы «Тоннель» профилактик чарасы кысаларында машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү ике көн дәвам итәчәк.
Иртәгә, 28 майда, яшь пассажирлар ташу, балалар өчен махсус утыргычлар булу, балалар утыргычларын һәм куркынычсызлык каешларын куллануга аерым игътибар биреләчәк. Бу чаралар Татарстанда 20 майдан 4 июньгә кадәр традицион "Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында узачак.
Җомга көнне, 29 майда, ЮХИДИ инспекторлары каршы як хәрәкәт полосасына кагыйдәләрне бозып чыгучыларны ачыклаячак.
– Күптән түгел Кичкетаң борылышында булган авариягә бәйле рәвештә, без бу юнәлештә эшләргә булдык, – дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов.
Нет комментариев