Әгерҗелеләрнең эрудициясен тикшерделәр
Район тормышы

Әгерҗелеләрнең эрудициясен тикшерделәр

Интеллектуаль узыш үтте

2020 елның 1 сентябрендә Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл китапханәләрендә «Йөгерүче китап-2020 " - социомәдәни акциясе узды.

​Үзәк китапханә дә бу акциягә кушылды.

"Йөгерүче китап" интеллектуаль узыш рәвешендә оештырылды. Акциядә катнашучылар - үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм волонтерлар (балалар) алдан билгеләнгән маршрут буенча «Яшьлек» скверында Сәетов, Гагарин, К.Маркс, Пушкин урамнары буйлап һәм Гоголь урамы буйлап уздылар.

Алар шәһәр халкының эрудициясен тикшерү өчен сораулар бирделәр. Дөрес җавап өчен респондентларга кызыклы китап һәм татлы бүләк тапшырылды.


Нет комментариев