Әгерҗелеләрне 9 Май көнне бәйрәм чараларына көтәләр
Район тормышы

Әгерҗелеләрне 9 Май көнне бәйрәм чараларына көтәләр

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан 9 Майда районыбызда күп кенә чаралар уздыру планлаштырыла.

 

Төп чара Җиңү мәйданында көндезге сәгать 11дә башлана. Ә “Үлемсез полк“ акциясендә катнашучыларны 10.30 сәгатькә стадион янына көтеп калалар.

14.30 сәгатьтә – “Мечта“ халык театры үзешчәннәре сугыш турында шигырьләр укый. 

15-16 сәгатьләрдә – район Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта балалар өчен уеннар.

15 сәгатьтә – стадионда ветераннар һәм яшьләр арасында футбол матчы.

19-21 сәгатьләрдә – Салават  Миңнеханов һәм аның иҗатташ дуслары Рамил Закиров, Лилия Хәйруллина, Регина Тимербулатова концерты.

21 сәгатьтә – Җиңү салюты. 

21-22 сәгатьләрдә – сугыш чоры музыкасына бию.

Оештыручылар барлык райондашларыбызны әлеге чараларга көтеп калалар. Иң якты, кадерле бәйрәмнәребезнең берсе булган Бөек Җиңү көне һәркайсыгызның күңеленә матур хатирә булып уелсын иде.  


Нет комментариев