Райондашларыбыз әлеге чарадан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар
Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Тантанада Әгерҗе районы делегациясе дә катнашты.
Юрий ВАСИЛЬЕВ, Күләгәш авыл җирлеге башлыгы:
– Минем мондый тантаналы чарада беренче катнашуым. Яшермим: әле дә шуннан алган тәэсирләр йогынтысында яшим. Узып баручы елга йомгак ясаганда ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында илебездә башкарылган күркәм эшләр күз алдыннан үтте. Залда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең утыруы, Президентның аларга тирән рәхмәт җиткерүе чараны тагын да тәэсирле итте. Гомумән, истә калдырдай мизгелләр шактый булды. Чарага бик күп гади хезмәт ияләре чакырылган иде. Илбашы аларга хөрмәт белдергәндә барыбызны да горурлык хисләре биләп алды. Авыл кешесе буларак, фермерларны, тормыш һәм хезмәт юлларын авыл җире белән бәйләгәннәрне алкышлаганда аеруча дулкынландым.
Президент үз чыгышында гаиләләр турында да бик мәгънәле итеп сөйләде. Аның: “Нык гаилә – ул мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңне кайгырту, җылы учак һәм бәхетле балачак” дигән сүзләре һәркайсыбыз өчен тормыш кагыйдәсе булырлык.
Гомумән, юлламаның һәр өлеше тирән мәгънәгә ия. Анда илебезнең бүгенгесе, киләчәге чагылыш таба.
Бу юлы Казанны карар өчен дә вакыт таптым. Дөресен әйтергә кирәк, эш белән барган чакта башкалабызны күзәтергә, аның матурлыгына сокланырга вакыт калмый. Ә монысында ике мөһим гамәл бергә бәйләнгәндәй булды. Ягъни Президентыбыз сөйләгәннәрнең бер өлешен булса да үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем. Чын мәгънәсендә, Татарстаныбыз өчен горурланып, канатланып кайттым.
Ришат НУРИСЛАМОВ, район башлыгы урынбасары:
– Киләсе ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Юлламада Президент Рөтәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Бу безгә дә күп кенә бурычлар йөкли. Безнең Әгерҗе районы – күпмилләтле. Гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәүдә һәр милләтнең үз юлы бар. Бу – безнең бик зур байлыгыбыз. Шулай да әлеге традицияләрне тагын да камилләштерү юнәлешендә эшлиселәр бар әле.
Тагын бер мөһим бурыч – туган телебезне өйрәнүгә игътибарны арттыру. Күпчелек татарлар яшәүче Актаныш төбәгендә туып-үскән шәхес, гомерем буе туган телемне хөрмәт итеп яшәүче милләт улы буларак та, миңа, әлбәттә, үз телем – татар теле якын. Ә Президентыбыз барлык милләт вәкилләренә телләрен һәм мәдәниятләрен саклау өчен бөтен шартларны булдыру бурычын куя. Юлламада яңгыраган “Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу – алдагы буын алдындагы әхлакый бурыч» дигән сүзләр һәркайсыбызга кагыла.
Оксана ДОРОСЬ, 2нче шәһәр мәктәбе директоры:
– Казанның С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында узган чарада миңа да катнашу насыйп булды. Президентның еллык юлламасын башыннан ахырынача зур игътибар белән тыңладым. Бигрәк тә мәгариф өлкәсенә кагылышлы өлеше күңелемә тирән уелды. Мәгариф өлкәсенең узган елгы эшчәнлегенә Илбашы югары бәя бирде. “Пандемия белән бәйле рәвештә узып баручы ел педагоглар өчен аеруча катлаулы булды. Әмма укытучылар үз алларында торган бурычларны уңышлы чишә алдылар” диде ул.
Чарада сәләтле балаларның, яшьләрнең катнашуына бик тә сөендем. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда югары күрсәткечләргә ирешкән, бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыйган укучыларны хөрмәтләгәндә алар өчен горурлык хисләре кичердем һәм үз коллективыбыздагы сәләтле укучыларны, аларны бәйгеләргә әзерләгән мөгаллимнәрне күз алдыннан уздырдым.
Алдагы елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителүе без – педагогларга да зур бурычлар йөкли. Бүгенге катлаулы заманда төрле халыклар белән бердәм булып яшәү, балаларда Ватаныбызга, гаиләгә, туган тел һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү аеруча мөһим. Балалар – безнең киләчәгез, аларның нинди булып үсәчәге турыдан-туры безгә дә бәйле.
Нет комментариев