Әгерҗелеләр рәссамнарның районыбызга багышланган шедеврларын күрә алачак
Район тормышы

Әгерҗелеләр рәссамнарның районыбызга багышланган шедеврларын күрә алачак

Көтеп алган күргәзмә оештырыла

13 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр Әгерҗе шәһәренең район мәдәният сараенда Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге күргәзмәсе узачак.

Ул "Посвящение. Багышлау" дип атала һәм Әгерҗе районы табигатенә багышланган.

14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр безнең район пейзажлары белән картиналарны хозур итә алачак.

Исегезгә төшерәбез, август аенда Әгерҗе районында зур вакыйга булды. Бөтенроссия пленэрына Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Санкт-Петербург, Самара, Череповец, Кыргызстаннан егермедән артык танылган рәссамнары килде. 

Керү ирекле. 0+


Нет комментариев