Әгерҗедә урлашулар арткан
Район тормышы

Әгерҗедә урлашулар арткан

Июль аена нәтиҗәләр ясалды

Июль аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегендә 435 хәбәр (узган елның шул чорында – 390) алынган. 
Административ җаваплылкка 141 кеше тартылган. 14 гражданга карата җинаять эше кузгатылган. 

Узган айда шулай ук:
чит милекне урлауның – 23,
вак урлашуның – 2,
кыйнауның – 6,
гаилә низагының – 12,
үтерү белән янауның 13 очрагы теркәлгән. 

Бу чорда 29 кеше вакытсыз вафат булган. 12 бәхетсезлек очрагында 9 кеше җәрәхәт алган. 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер кешенең гомере өзелгән. Транспорт чарасы белән салмыш хәлдә идарә иткән 7 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән. Полиция хезмәтен ялган чакыруның 5 очрагы исәпкә алынган. 

Валентина ДОЛЖЕНКОВА,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча юрисконсульты. 
 


Нет комментариев