Ул ике этаптан торачак
Машина йөртүче хатын-кызлар арасында һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү, аларның абруен күтәрү һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү максатында, 2021 елның 14 июлендә Әгерҗе шәһәрендә "Автоледи-2021" бәйгесе узачак, аның кысаларында иң яхшы машина йөртүче хатын-кыз ачыкланачак.
Ярышлар ике этапта узачак. I этап Әгерҗе шәһәре, Карл Маркс урамы 123 йорт (ЮХИДИ бинасында), II этап - Лесопильная урамы, 29б адресы буенча автодромда узачак.
Катнашучыларга таләпләр: машина йөртү таныклыгы булган 21 яшьтән 50 яшькә кадәрге, җиңел автомобиль куллануда, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлары булмаган, исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылмаган хатын-кызлар катнаша ала.
Катнашучылар заявкалары 8-(960)-072-03-40 телефоны аша яисә agdirbdd@mail.ru электрон почтасы аша 2021 елның 13 июленә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат 8-(960)-072-03-40 телефоны буенча.
Фото: архивтан
Нет комментариев