Әгерҗедә суд приставлары 15 тәүлеккә азык-төлек кибетенең эшен туктатты
Район тормышы

Әгерҗедә суд приставлары 15 тәүлеккә азык-төлек кибетенең эшен туктатты

Административ беркетмә төзелгән

Әгерҗедә сатып алучыларны битлекләр һәм перчаткаларсыз керткән кибет эше туктатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Антон Курчаков хәбәр итте.

Әгерҗедә суд приставлары суд карары буенча 15 тәүлеккә азык-төлек кибетенең эшен туктатты. Анда сатып алучыларны битлек һәм перчаткадан башка гына керткәннәр.

Шәхси эшмәкәргә гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү турында административ беркетмә төзелде.

Чыганак

Фото: архивтан


Нет комментариев