Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә ремонт вакытында билгесез авторның бөтен дивар буйлап ясалган картинасына юлыкканнар

Тарихи экспонатны саклап тоталар

Үзе эшләгән илле ел вакыт эчендә училищеның мондый ремонт күргәне булмады. Элеккеге ПУ-27, хәзерге Түбән Кама агрокөллияте филиалы ТР мәгариф министры Рафис Борһанов күрсәтмәсе нигезендә ресурс үзәкләрне капиталь ремонтлау программасына кертелде. 

–    Февральдә Рафис Тимерханович безгә эшлекле сәфәр белән килгәч, биналарның торышын күреп бик борчылды. Ул чакта актлар залындагы түбәдән су да үтә иде. Бернинди вәгъдәләр бирмәсә дә, булышачакларын әйтте һәм сүзендә торды да, – ди филиал директоры Илшат Гайнетдинов.  

Көнкүреш корпусындагы ремонт эшләре инде ахырына якынлаша. Керү уңае, холл, чишенү урыны, ашханә, актлар залы, хуҗалык эшләре буенча биналар, баскычлар – барысы да танымаслык булып үзгәргән. Элеккеге чуен батареялар, ямьсез идән, буялган баскычлар – боларның барысы да үткәндә калган. 

Фасад ягыннан башлыйк. Филиалның төп юнәлеше тимер юл белән бәйле булганлыктан, тышлау өчен “Россия тимер юллары“ның төп төсләре булган соры һәм кызылны сайлаганнар. Түбәне капиталь ремонтлаганнар. Хәзер бернинди яңгыр да, язгы сулар да  куркыныч түгел.
Эчке яктагы эшләр дә югары дәрәҗәдә башкарылган. Элек керү белән караңгы холлга килеп эләксәң, хәзер идәндәге заманча плитка, җылы төсләр үзгә уңайлылык тудыра. Сүз уңаеннан: ремонт эшләре тәмамлангач, диварларда аерым бизәлеш барлыкка киләчәк. Аларда училищеның дүрт тарихи чоры тасвирланачак: сугышка кадәрге еллар, сугыш чоры, совет вакыты һәм бүгенгесе.


–     Бу эш белән хуҗалык эшләре буенча урынбасарым Алексей Уткин шөгыльләнәчәк, – ди Илшат Салихович. – Ул – рәссам. Төсләр сайлаганда да һәрчак аның белән киңәшләшәбез. 

Биналарда уңайлылык булдыру өчен бераз реконструкция дә уздырганнар. Әйтик, хәзер спорт залында яктырак, чөнки тәрәзә уемнарын киңәйткәннәр. Ниһаять, биредә  бәдрәфләр булдырылган. Элек моның өчен уку корпусына йөрергә туры килә иде. 

Ашханәгә килгәндә, укытучылар өчен аерым бүлмә булдырылган. Ул дәресләр арасында психологик яктан ял итү урыны да булып тора. 
–    Кызганычка каршы, әлегә электр плитәләрен алыштыру мөмкинлеге юк, – ди Илшат Салихович. – Аның каравы, яктыртуны капиталь ремонтладык, яхшы вытяжка урнаштырдык. 

Су белән тәэмин итү һәм су чыгып китү системалары да тулысынча алыштырылган. Баскычлар плитка белән тышланган, заманча култыксалар куелган. Корпусны капиталь ремонтлауга 32 миллион сумнан артык акча бүленгән. 

Ремонт эшләрен Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант” предприятиесе эшчеләре башкарган. 

–    Һәр төзүче хакында бары уңай сүзләр генә әйтә алам. Барысы да – югары класслы белгечләр. Эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкаралар. Безнең үтенеч һәм теләкләргә дә колак салалар, – дип раслый Илшат Салихович. – Тулаем алганда, без Горький тимер юлы начальнигы урынбасары Александр Лапшинның да ярдәмен тоябыз. Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиевның да әлеге вазифага билгеләнгән көнне беренче эш итеп безнең училищега килүе сөендерә.

Училищедагы төзекләндерү эшләрен, әлбәттә, ата-аналар да күрми калмаган. Ата-аналар комитеты министрга рәхмәт белдереп хат юллаган. Үтенечләрен дә җиткергәннәр: алдагы уку елында капиталь ремонт программасына уку корпусын һәм тулай торакны да кертү. Әлеге сорау да уңай хәл ителер дип өметләнәбез. 

P.S. 
Керү уңаен сүткән чакта билгесез авторның бөтен дивар буйлап ясалган картинасына юлыкканнар. Анда тимер юл училищесы директорының студентлар белән бергәләп киләчәк перроны буйлап баруы тасвирланган. Тарихи экспонатны сакчыл рәвештә салдырып алып, тулай торак холлына урнаштырганнар. Димәк,  92 ел дәвамында тимер юл белгечләре әзерләүче уку йортының тарихы дәвам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев